Яр Чаллы полициясенә бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. 9 июль көнне ул банктан имеш смс хәбәр алган, әлеге хәбәрдә кредит картасының эше туктатылган турында язылган булган. Бирелгән телефон номеры буенча шалтыраткач, уйланма банк хезмәткәрләре картаның реквизитларын сораганнар. Ир-ат, уйлап тормыйча, аларга җавап биргән, һәм шул ук вакытта 43 мең сумын югалткан. Аны караклар алдаганын белгәч, ул полициягә мөрәҗәгать иткән.