Бу хакта Раббыбыз Кадер кичәсе турындагы аерым сүрәдә ачык аңлаткан: «Иннәә әңзәлнәһү фи ләйләтил Кадр. (Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.) Вә мә әдракә мә ләйләтуль Кадр. (Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы?) Ләйләтуль Кадери хайрум мин әлфи шәһр. (Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.) Тәнәззәлүл мәләикәтү вәр-руху фиихә биизни раббихим мин күлли әмр”. (Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.) Сәләмүн һия хәттә мәтләгыль фәҗер.(Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр.)».
Кадер дигән сүз – ул кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Рәсүлебез (сгв) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – ди. Шуңа күрә мөселманнар бу кичләрдә, бәйрәм көннәрендәге кебек, мәчетләргә барып, намазлар кылып, садакалар биреп, Аллаһка догалар кылып уздыралар. Ураза тоткан кешеләр Рамазан аендагы ахыргы ун кичнең һәрберсенә игътибарлы булалар.
Кадер кичәсенең кайбер билгеләре: бу кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, төнге күктә йолдызлар атылмас. Шул төн арты кояш нурсыз пакь тулы ай кебек чыгар.
Әмма да ләкин кадер кичәсе, бер шиксез, елга бер мәртәбә Рамзан аенда гына була. Рамазан аеның, чыннан да, кайсы кичәсендә булганын бер Аллаһ Үзе генә белә.