Татарстанда “Легаль булмаган мигрант” операциясе үткәрелә

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
29 июньнән Татарстанда “Легаль булмаган мигрант” операциясе үткәрелә. Әлеге оператив-профилактик чара чит ил гражданнары тарафыннан сәүдә, җәмәгать туклануы, шул исәптән базарларда, сәүдә предприятиеләрендә, төзелеш өлкәсендә, чил ил эшчеләре хезмәтеннән файдалана торган оешмаларда миграция законнарын бозу очракларына юл куймау һәм аларны ачыклауга юнәлтелә.

Операция башланганнан бирле чит ил гражданнары яши торган 900ләп урын, 130дан артык эш бирүче һәм 650ләп чит ил кешесе тикшерелгән. Миграция законнарын бозуның 800дән артык очрагы ачыкланган. Шуның 230ы чит ил гражданнарын җәлеп итү һәм файдалану белән бәйле. 49 чит ил кешесенә карата Татарстан Республикасы судлары тарафыннан Россия Федерациясе территориясе чикләреннән административ куып чыгару турында карарлар кабул ителгән. Миграция законнарын бозучыларга 1,8 млн сум күләмендә штраф салынган.

Гомумән алганда, ел башыннан 2 меңгә якын чит ил гражданына РФ территориясенә керүгә юл ябылган, дип хәбәр итә Россия миграция федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

tat.tatar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International