Бүген сәгать 11:45 Энгельс урамының 18а йорты янында ВАЗ-21120 транспорт чарасы белән идарә итүче 1994 елгы егет дөрес тизлек алмаганга һәм дистанция сакламаганга юл читендә туктаган Хундай-Солярис машинасына барып бәрелгән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә ВАЗ-21120 машинасының пассажиркасы җәфа чиккән. Ул хастаханәгә озатылган.