Төнлә Татарстанда 5 градус кына җылы

2015 елның 7 июле, сишәмбе
Татарстан синпотиклары фаразларына караганда, иртәгә төнлә республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә, әмма көндез явым-төшем юк диярлек, төньяк-көнбатыштан җил.
Төнлә 5-10 градус җылы, көндез 19 градуска кадәр җылытачак.
7 июльдә Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә температура 6-10 градус тәшкил итәчәк, көндез – 17-19.
8 июль төнендә республикада болытлы һәм җилле көн булачак, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Температура 9 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International