Синоптиклар 5 июль көнне давыллы кисәтү игълан иттеләр

2015 елның 5 июле, якшәмбе

Нәтиҗәдә көчле җил Александровка авылында ике хосусый һәм өч күпфатирлы йортларның түбәләрен алып ыргыткан. Кыяр, помидор, алмагачлар, бәрәңге, суган кебек уңышларны бөтенләй бетергән диярлек. Шулай ук агачлар аударды, авыл вакытлыча утсыз калды.

Сигнал алгач та, авылга район башлыгы урынбасары М.Г.Хәсиятуллин, вакытлыча башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы И.И.Хөснуллина, Совет Аппаратының җитәкчесе Р.Г.Хәмидуллин составында комиссия чыкты. Хәзер Александровкада районның авария хезмәтләре эшли – горгаз, БЭС, МЧС.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International