Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин үзенең урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, “Водоканал” оешмасы директоры Гамил Ибраһимов биргән мәгълүматларны тыңлап китте. Алар сүзләре буенча Миңнегул суалгычында су күләме кимегән. Сәбәпләре әлегә ачыклана. Шәһәр башкарма комитетының җитәкчесе Равил Шәрипов шәһәр урамнарына су алып килү чарасын оештыру турында хәбәр итте.