“Казанский текстиль” ЯАҖ җитештерүчеләре 9 млн метр "Георгий тасмасы" саткан. Бөек Җиңү бәйрәменә бу сан 10 млн га җитәчәк. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә предприятиенең сатулар бүлеге башлыгы Елена Викторова белдерде. Аның сүзләренә караганда, былтыр 9 май алдыннан "Георгий тасмасы"н җитештерү күләме 3-4 млн метр чамасы булган. Быел кулланучыларның заказлары берничә тапкыр арткан. Владивосток, Новосибирск, Красноярск һәм Дагстаннан яңа заказчылар да бар.