Чара өчен Е.В.Самсоновның тормыш юлына һәм иҗадына багышланган “Туган як җырчысы” китап күргәзмәсе, “Туган ягым минем” балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.
Кичәгә Ижау шәһәреннән кунаклар килде – язучының кызы Ольга Евгеньевна һәм удмурт шагыйре, әдәбиятчы, филология фәннәре кандидаты Шибанов Виктор Леонидович.