Семинарны үткәрер өчен Баулы районы юкка гына сайланмаган. Ул мәктәп һәм балалар бакчасында хокук бозу буенча профилактика эше алып баручы районнарның иң яхшылары арасында.
Әлеге семинарда Казан мәгариф үсеше институты өстәмә белем алуны социальләштерү һәм тәрбия бирү лабораториясенең мөдир вазифаларын башкаручысы Регина Багаутдинова чыгыш ясады.
Семинар теория һәм гамәли өлешләрдән торды. Чыгыш ясаган педагоглар үз идеялары һәм балалар белән эшләү ысуллары белән уртаклаштылар. “Гаилә” ятимнәр йортының педагог-психологы Гүзәл Минаҗетдинова “Табарга һәм ярдәм күрсәтергә” дигән уен үткәрде.
Елена Дәүләтова, “Хезмәткә дан”
фото ММЦ "Яшьлэр доньясы"