ТР Муниципаль берәмлекләр советы башлыгы татарстанлыларны Җирле үзидарә көне белән котлады

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
ТР Муниципаль берәмлекләр советы башлыгы Минсәгыйть Шакиров татарстанлыларны 21 апрельдә билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көне белән котлады.

Котлауда, аерым алганда болай диелә:

"Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бүген, 21 апрельдә, республиканың муниципаль бергәлеге ил муниципалитетлары белән бергә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Җирле үзидарә көнен билгеләп үтә. Бу көнне без муниципаль берәмлек җитәкчеләрен һәм җирле хакимият белгечләрен, вәкиллекле органнар депутатларын һәм үз шәһәре, бистәсе, авылы өчен тир түгүчеләрне, муниципалитетларда яшәүчеләр катлаулы тормыш мәсьәләләрен хәл итүне һәм үз тормышлары дәрәҗәсен арттыруны ышанып тапшырган кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Сезнең байлык - киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык. Бу барлык куелган максат һәм бурычларга ирешү өчен төп ачкычлар.

Муниципалитетларның дәүләт хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлеге ярдәмендә, Татарстанда яңа торак йортлар төзелә, төрле социаль-мәдәни көнкүреш объектлары файдалануга тапшырыла, юл инфраструктурасы һәм урам яктырту системасы модернизацияләнә, парклар һәм скверлар төзекләндерелә, ял итү урыннары булдырыла, мәчет һәм чиркәүләр сафка бастырыла. Моның нәтиҗәсе буларак, шәһәр һәм авылларыбыз күзгә күренеп үзгәрә, аларда кешеләр яшәр, эшләр һәм балалар тәрбияләр өчен шартлар булдырыла. Моңа кешеләрнең күңел тынычлыгы, киләчәк көнгә ышанычы бәйле.

Бүгенге бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы һәм шәхсән үз исемемнән республика җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бетмәс дәрт, авыр эшләрендә һөнәри уңышлар, яхшы хезмәт өчен хөрмәт телим! Ә барлык якташларыма уртак йортыбыз - Татарстан Республикасының чын хуҗалары булырга телим!"   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International