Сугышкача Исергәп авылында яшәгән, колхозда ат караучы булып эшләгән. 1943 елда иреклеләр белән хәрби комиссириатка китте. Аны хәрби укуга Киров шәһәренә җибәрделәр. Укудан соң Көнчыгыш Украинага юнәлтелгән, анда яраланган һәм госпитальгә эләккән. Госпитальдән Ростов на Дону шәһәренең 1нче Украина полкына җибәрелгән. Җиңүдән соң тагын өч ел Германиядә хезмәт иткән һәм 1948 елда туган ягына кайткан. II дәрәҗәле Ватан сугышы ордены, “Батырлык күрсәткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Жуков” медальләре белән бүләкләнде.
Тормыш иптәше Гөлнәзирә Нурмухәмәтовна белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Лаеклы ялга чыкканчы 14нче санлы Янгын сүндерү бүлегендә хезмәт иткән, стажы 33 ел.
Район башлыгы урынбасары М.Г.Хәсиятуллин ветеранга Россия Президентыннан килгән котлау хатын тапшырды.
Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе