Баулы өчен 4-15 яшьлек 12 тимераякта шуучылар чыгыш ясады. Алар Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Мамадыш, Зәй, Минзәлә, Тоймазы шәһәрләреннән килгән спортчылар белән көндәштеләр. Яхшы чыгыш 7 яшьлек Радмила Мурсалимова ясады. Ул 28 яшьтәшләре арасында 5 урын яулап алды.
Ә баулылар Арина Гайнаншина һәм Әлфинә Сагындыкова икенче урынга лаек булдылар.
Иртәгә сәгать 8:00 ярышлар дәвам итәчәк. Безнең кызларга уңышлар телибез!
bavly-tat.ru
Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе