Баулы нефтяниклар электроцехы ветераннарын олыладылар

2015 елның 18 апреле, шимбә

Тантаналы чара ҖЧҖ «Электро-ЭнергоСервис» директоры Тимур Алаев чыгышыннан башланды:

-          Сугышның күләме турында сөйләү мәгънә юк дип уйлыйм, чөнки без барыбыз да бик яхшы аны беләбез. Сезнең батырлыгыгыз, мөхтәрәм ветераннар, бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Мин сезгә сәламәтлек телим, һәм үзебезнең ярдәмебезне һәрчак күрсәтергә әзербез.

Ветераннарны котларга шулай ук Баулы районы башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин да килде.

Очрашу бәйрәм табыны артында чәй эчү белән дәвам итте.

Татьяна ОВЧИННИКОВА, bavly-tat.ru


Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International