Баулыда штраф түләмәгәннәрне ачыклау буенча рейд үтте

2015 елның 17 апреле, җомга

Мондый операция “Юл приставлары” шәхси камерасы ярдәмендә үткәрелә. Түләнмәгән штрафлары, кредитлары һәм алиментлары булган транспорт чарасы хуҗаларын теркәгәннәр.

Ел башыннан ДӘҮ хезмәткәрләре белән 68 бурычлы ачыкланды. Аларның 16 суд белән 15 тәүлеккә арест салынды. Бу юлы сәгать эчендә генә 8 түләмәүчеләр билгеләнде, бишесенә административ протокол тезелде. Кайбер “штрафлылар” урында түләделәр. ВАЗ 21213 машинасына арест салынды. Бу очракта машина хуҗасы транспорт чарасы белән идарә итә ала, ләкин сата алмый.


Елена Дәүләтова, "Хезмәткә дан" (автор фотосы)

 

Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International