Баулыда яшьләр парламентының беренче утырышы узды

2015 елның 17 апреле, җомга

Яшьләр бүлеге начальнигы Айдар Хәлиуллин Баулы районы яшьләр берәмлекләрнең эшчәнлеге турында доклад укып китте. Активистларга яшьләр парламентының рәисе Роберт Зәрипов мөрәҗәгать итте.

- Әйдәгез үзебез дә активлык күрсәтик, үз дусларыбызны, танышларны да катнаштырыйк, - диде Роберт Зәрипов. – Бергәләп кенә без уңай нәтиҗәгә ирешә алачакбыз.

Парламент утырышында бүгенге көндәге төп темалар күтәрелде: Җиңү бәйрәмен үткәрү, авылларны төзекләндерү, һ.б.

Активистлар ел буена план төзеделәр.

Елена Дәүләтова, "Хезмәткә дан"

Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International