«Баулынефть» нефть һәм газ табу идарәсе сланецлы нефть таба башлаган

2015 елның 17 апреле, җомга

Әгәр нәтиҗәләр рентабель табу мөмкинчелеген күрсәтсәләр, алга таба да Баулыда бу кулланган технологияне үстерәчәкләр.

“Хезмәткә дан” порталына хәбәр иткәнчә, скважинаның тирәнлеге 1600 метра диярлек, ятма кәүсәнең озынлыгы – 400 метр диярлек. Баулы районының сынау скважинасында сланецлы нефтьнең катлам киңлеге 5 метр булып билгеләнә.

«Татнефть» Россиядә беренчеләрдән булып 30 млн тонн күләмендә доманик утырмаларда сланецлы нефть запасларын табуга ия булды. 

Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International