Акциянең максаты – Татарстанда яшәүчеләрне, иң беренчеләрдән – яшьләрне, иреклеләр эшчәнлегенә, социаль әһәмиятле сорауларны чишүгә юнәлгән позитив чараларны тормышка ашыруга тарту.
Атна буена эстафетада катнашучылар – иреклеләр, иреклеләр берләшмәсе, иҗтимагый, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар, муниципаль берәмлекнең социаль-актив яшәүчеләре. Аларга атна буена мәрхәмәтле эшләр чараларын оештырырга тәкъдим ителә. Мәсәлән “Мәрхәмәт эшләрен башлау көне”, “Дуслык көне”, “Георгий тасмасы”, “Мәрхәмәтле сүз көне”, “Мәрхәмәтле хезмәт күрсәтү көне”, “Һәйкәлгә таба юл. Мәрхәмәт ярминкә”, “Минем гаилә. Мәрхәмәт фотосурәт”, “Мәрхәмәтле нәтиҗәләр”.
Акциянең промо-ролигы http://dobro.tatarstan.ru/rus/video.htm/video/654780.htm