Урманны кайгырталар

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Хәзер “Бавлылес” хезмәткәрләре урманнарны чыбык-чабыктан һәм чүп-чардан арындыру белән мәшгуль. Кар эреп бетмәгәнлектән, әлегә эшләрне тулы куәтенә алып барып булмый. Баулы урманчылыгы инженеры Владимир Джусоев сүзләренә караган­да, бу атнада арендаторларның (алар бишәү) янгын куркынычы булган чорга әзерлеге тикшерелә. Кагыйдә бозулар ачыкланса, күрсәтмәләр биреләчәк, җитди җитешсезлекләр өчен гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак.

Материал “Хезмәткә дан”газетасыннан алынды

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International