Сәнгать үзешчән смотры Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыруы белән башланды.

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин Бөек Ватан сугышында катнашкан Мәҗитов Нургали Нуримановичка, тыл хезмәтчеләренә Вилданов Әхәт Хәҗиевичка һәм Арсланов Рәис Арслановичка Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырды. Аннан башка, гадәттәгечә, ветераннарның һәрберсе азык-төлек җыемын һәм Баулы районы башлыгыннан котлау хатын алдылар.

Тапшыру тантанасыннан соң “Салют, Җиңү!сәнгать үзешчән смотрының III сайлау туры башланды. Сәхнәгә полиция, торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары, горсеть, почта, яшьләр эше бүлеге хезмәтчеләре чыкты. Бигерәк тә сәхнәгә Петр Зотагин чыгуы тамашаны бик сөендерде. Ул, яше һәм сәламәтлеге какшалуына карамастан, сәхнәгә чыгып сугыш еллары турында җырлар җырламыйчы кала алмады.

Смотрның киләсе туры 22 апрель көнне узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International