ТР Президентының дәүләт-хокукый идарәсе җитәкчесе Фәридә Волкова чыгышында: “Татарстан дәүләт бүләкләре системасында республиканың иң югары дәүләт бүләге булып “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены санала иде. Татарстан дөньядагы башка дәүләтләр белән хезмәттәшлекне арттыра, төбәкара хезмәттәшлек тә актив рәвештә үсеш кичерә. Әлеге элемтәләрне ныгытуда зур тырышлык куючы затлар дәүләт дәрәҗәсендә бәяләнергә тиеш”, - диде. Закон проектын парламентка ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.