Владимир Путин россиялеләрнең сорауларына җавап бирә башлады

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрнең сорауларына җавап бирә башлады. "Владимир Путин белән туры линия" исемле программа "Беренче канал", "Россия 1", "Россия 24" каналлары туры эфирында, шулай ук радиостанцияләрдә туры эфирда чыга.

Россия Президенты чыгышының туры трансляциясен "Татар-информ" агентлыгы сайтында карарга була.  "Туры линия"не оештыручылар сорауларны бер атна элек, 9 апрельдә кабул итә башлады. Шул көннәр алып 2 млн.нан артык сорау алынган, алар трансляция ахырына кадәр кабул ителәчәк.

Президент адресына килә торган сорауларның күбесе социаль юнәлешле һәм ТКХ проблемаларына кагыла. Шул ук вакытта кешеләрне Украинадагы вазгыять, санкцияләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр дә, узган елгы белән чагыштырганда, күбрәк борчый. Путинның россиялеләр белән аралашуның күпме дәвам итәчәге алдан фаразланмый, дип белдерә ТАСС.

tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International