Ветеринарлар йорт терлекләренә – эмкарга һәм себер түләмәсенә, ә писеләр һәм этләргә котыру чиренә каршы прививка ясый. Хайваннарда шулай ук туберкулез һәм лейкоз авырулары булу-булмавын да тикшерәчәкләр. Дәүләт ветеренария берләшмәсе, вакцина ясау белән бәйле рәвештә, хайваннарны тикшертү мөмкинлеге тудыруны һәм авыруларга каршы чараларны үтәүне үтенә.