Искәртеп үтәбез: 23 марттан 24 апрельгә кадәр Россиядә БДИны тиешле вакытыннан алда бирү этабы уза, анда Россиянең 9 меңгә якын укучысы катнаша. Инде 6 фән буенча имтихан бирелде: база һәм профиль дәрәҗәсендәге математика, рус теле, әдәбияты, география, җәмгыять белеме һәм химия. Бүген исә укучылар физика һәм чит ил телләре (язмача өлеше) буенча БДИ тапшыра. Иртәгә чит ил телләре буенча имтиханның телдән булган өлеше уздырыла. 18 апрельдә исә Татарстанда информатика һәм мәгълүмати технологияләр буенча 9, биология буенча 30, тарих буенча 41 кеше тиешле вакытыннан алда БДИ тапшырыр дип көтелә.