Транспорт чарасын һәлакат булган урыннан күчерергә мөмкин булачак

2015 елның 12 апреле, якшәмбе

Бүгенге көндә һәлакаткә эләккән урынны калдыру өчен штраф салына, ләкин 1 июльдән әлеге штрафка тагын берсе өстәләчәк – ул да булса изелгән машинаны юлдан алып куймаган өчен. Башкача әйткәндә, әгәр дә һәлакаттә машинадан башка берсе дә зарарланмаса, юл хәрәкәтен тоткарламас өчен йөртүче машинасын юлдан алып куярга тиеш. Киресе булса – 1000 сум күләмендә штраф каралачак.

Транспорт чараларының хуҗаларында масса сорау туа: әгәр һәлакаткә эләккәннәрнең берсе дә гаебен танымаса? Шундый очракта нәрсә эшләргә? Һ.б. Бу яңалыклар кергән канунны Татарстан буенча ЮХИДИ башлыгы урынбасары Рөстәм Ибраһимов аңлатып бирде.

“Без үзебезнең хезмәтчеләребезгә, бу штрафны билгеләгәнче, әйбәт кенә уйларга тәкъдим итәбез” – диде ул.

Sntat.ru

Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International