Кичәне "Вокаль ансамбле" номинациясендә чыгыш ясаучы катнашучылар ачып җибәрде. Беренче урынга Баулы шәһәр прокуратурасы вокаль коллективы лаек булды. Алар "Казаки в Берлине" җырын җырладылар.
"Вокал соло" номинациясенә Әлмәт шәһәре прокуроры Рафаэл Шакиров ия булды.
Гадәттәгечә бәйге программасын "Хореография" номинациясе белән тәмамладылар. Беренче урын Әлмәт прокуратурасына эләкте. Алар татар халык биюен башкардылар.
Нәтиҗәдә “Кызыл акчәчәк” бәйгесенең зональ этабы җиңүчесе Әлмәт шәһәре прокуратурасы билгеләнде.
bavly-tat.ru
фото: Прокуратура РТ сайтыннан
Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе