“Галәм киңлегендә” космик сәяхәт

2015 елның 11 апреле, шимбә

Борынгы заманнан ук планеталарның һәм йолдызларның серле дөньясы үзенә игътибар җәлеп иткән. 12 апрель 1961 ел – космонавт Юрий Гагарин иң беренче булып космос киңлегенә очыш ясаган.

10 апрель көнне Үзәк балалар китапханәсендә 2нче санлы мәктәпнең 4б сыйныф укучылары Галәмгә космик сәяхәт ясадылар.

Балалар “Айлы ут” һәм “Кояш тотылуы” исемле ике төркемгә бүленделәр, төсле пазллардан космик кораб төзеп скафандрлар киеп сәяхәткә җыендылар.Төеркемнәр “Планеталар”, “Серле”, “Шифрлау”, “Телепатлар космоста”, “Инопланетянин сурәте”, “Капитаннар бәйгесе” һәм “Җитәкчеләр куышы” бәйгеләрендә актив катнаштылар.

 

Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International