Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән таныштырдылар

2015 елның 10 апреле, җомга

9 апрель көнне Үзәк балалар китапханәсе 2нче санлы мәктәпнең 2а сыйныф укучыларын кунакка чакырды. Әңгәмә сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында булды.

Иң әвәл балалар сәламәт яшәү рәвеше (ЗОЖ) һәм начар гадәтләр төшенчәсе белән таныштылар. Китапханәчеләр тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчү, дөрес тукланмау һәм башка начар гадәтләрнең нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Әңгәмә барышында сәламәтлекне саклау буенча һәм бәхетле булу турында китаплар презентациясен карап уздылар. Балалар бик күп файдалы киңәшләр алдылар.

Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International