Вәли абый фронтка 1942 елда киткән, пулеметчы булып хезмәт иткән. Ул кунакларга үзенең хәрби юлы турында сөйләп китте. Берничә тапкыр дошман белән күзгә-күз очрашып үлемнән калган ул. Аның өенә хәттә берничә тапкыр җеназа хаты да килгән булган.
Бүгенге көндә Вәли абый өч бала атасы, биш оныкның яраткан бабасы һәм дүрт оныкчаның карт бабасы.
Җәмилә апа Кашапова кунакларны каршылауга бик шат иде. Аны котларга башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулы бураулау цехының начальнигы Евгений Ушаков килделәр.
Җәмилә апа биш балалы әни кеше. Бүгенге көндә аның 13 оныгы һәм 17 оныкчасы бар.
“Хезмәткә дан”.
Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе