1 июньнән абитуриентлар дистанцион рәвештә edu.tatar.ru порталы аша гариза җибәрә ала. Моның өчен мәгариф оешмасына керү һәм “Гариза җибәрү” билеген сайларга кирәк. Гаризаны тутыргач, ул кабул итү комиссиясенә җибәреләчәк. Абитуриент сайт аша гаризаның каралуын күзәтеп бара ала.