Конкурсның максаты – Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклау һәм ныгыту, героизмны пропагандалау; “Татнефть” компаниясе ветеран хезмәткәрләренең хәрби батырлыгын һәм сугыш елларында республика нефтьчеләренең тырышлыгын, аларның Бөек Җиңүгә керткән өлшен, патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүне чагылдыру.
Конкурста “Матбугатта иң яхшы журналист материалы яки мәкаләләр циклы”, “Интернет-басмаларда иң яхшы материал яки материаллар циклы”, “Иң яхшы телевизион яки радиопроект” номинацияләре бар.
Конкурска 2014-2015 елларда республика, төбәк массакүләм чараларында дөнья күргән төрле җанрдагы материаллар кабул ителә. Анда катнашуга гаризалар һәм мәкаләләр 2015 елның 1 декабренә кадәр “Татнефть” ААҖ матбугат хезмәтенә тапшыру кирәк. 2015 ел ахырында әлеге конкурска нәтиҗә ясалачак.
Чыганак: "Татар-информ"