34 яшьлек Дмитрий Дьяконовка карата кузгалган җинаять эшенә Баулы шәһәр прокуратурасы ризалык бирде. Суд белән Дьяконов барлык хезмәт хакынның дүрттән бер өлеше алимент түләүгә китәчәген билгеләгән иде. Ләкин әлеге бурычлы 2013 елның гыйнварыннан 2015 елның гыйнварына кадәр алимент түләүдән баш тарткан, баласына материаль ярдәм күрсәтмәгән. Нәтиҗәдә алимент суммасы 172 мең 108 сумга менгән.
Дьяков гаебен таныды.
Суд гаеплене 5% дәүләт кеременә тотып калышлы 8 айлык төзәтү эшләренә юнәлткән.
Хөкем карары үз көченә кермәгән.
Баулы шәһәр прокуратурасы
Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе