Баулы укучылары кыяр үстерәләр

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Март башында теплицада кыяр өлгерә инде. Елсаен диярлек мәктәп теплицасыннан 100 кг якын уңыш алына.Теплица белән география укытучысы Сиринә Гәйфуллина идарә итә. Теплицада шулай ук шөет белән яшел суган үстерәләр.

География укытучысына теплицада уртанчы сыйныф һәм 10 сыйныф укучылары ярдәм итә. Мәсәлән 10 сыйныф укучысы Әмир Нургалеев төрле тәҗрибәләр дә хәттә үткәрә – җәен ул карбыз үстерә. Ә мәктәп директоры Илшат Хәлиуллин 17 мең сумлык спонсор ярдәме күрсәтте – поликарбонат сатып алып теплицаны каймалады. Бу эштә физкультура укытучысы, завхоз һәм котельная эшчесе булыштылар. 

"Хезмәткә дан"

 

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International