Авария 24 мартта кичке бишенче яртыда килеп чыккан. Казан-Оренбург трассасы буенча Мортаза авылына таба хәрәкәт иткән “Богдан” автомобиле белән идарә итүче 21 яшьлек кеше юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайламаган һәм идарәне югалткан, нәтиҗәдә кюветка тәгәрәгән. Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълуматларына караганда, авария нәтиҗәсендә шофёр үзе һәм 21 яшьлек пассажир кыз зыян күргән.
Юл хәрәкәте инспекторлары машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска киңәш итәләр.
"Хезмәткә дан"