Көз көне сатып алынган минераль ашлама запаслары булган хуҗалыклар уҗымнарга ашламаны иртәрәк кертә алдылар. Мәсәлән, “Бәкер” фермерлык хуҗалыгы бу эшне 200 гектар мәйданда, “Игенче” җәмгыяте һәм “Мөхәммәтшин” крестьян-фермерлык хуҗалыгы 50шәр гектар мәйданда башкарганнар. 2015 ел уңышы өчен башка хужалыклар да ашлама алып кайта башлады. “Берлек” хуҗалыгы исә үз акчасына 60 тонна күләмендә ашлама сатып алган.
"Хезмәткә дан"