Баулыда Пенсия фонды хезмәткәрләре арасында спартакиада узды

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Спартакиадада 11 төркем катнашты. Азнакай, Әлмәт, Актаныш, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Сарман районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 125 спортчы чыгыш ясады.

 

Ярышлар мини-футбол, гер спорты, вакыт билгеләп чүгәләү, йөзү, идәннән сыгылу, волейбол кебек спорт төрләре буенча уздылар. Жюри әгъзәләре арасында Фәйрүз Хәрисов (мини-футбол), Светлана Каюмова (волейбол), Иван Стекольников (гер спорты), Альберт Вәлиев (вакыт билгеләп чүгәләү, идәннән сыгылу, Ольга Домосканова (йөзү) булдылар.

Нәтиҗәләр:

1 урын – Яр Чаллы шәһәренең төркеме

2 урын – Лениногорск шәһәренең төркеме

3 урын – Минзәлә шәһәренең төркеме

Призлы урын алган барлык төркемнәр медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

 

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International