1 апрельдән Баулы пенсионерларының социаль пенсияләре 10,3% күтәреләчәк

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

ААТ күләме федераль льготниклар өчен (ветераннар, инвалидлар, радиация йогынтысына дучар булган гражданнар, Совет Союзы Баһадирлары, Социалистик хезмәтнең Баһадирлары һ.б.) 1 апрельдән 5,5% индексланачак.

Шул ук айны дәүләт пенсиясен тәэмин итү буенча пенсияләр 10,3 процентка һәм суммасы социаль пенсиянең күләменнән чыгып билгеләнүче айсаен өстәмә материль һәм башка социаль түләүләр күләме күтәреләчәк. Нәтиҗәдә индексацияләү пенсия белән тәэмин итүчеләрнең 78 мең пенсионерларының дәрәҗәсен күтәрә. Алдан исап-хисаплаудан соң пенсиянең күләме 7 679 сум тәшкил итәчәк. Инвалид балалар өчен – уртача 11 442 сум. Сугышта яраланганнарның һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнарның 29 781 сум һәм 30 378 сум булачак.

Әлеге көндә пенсионерның яшәү минимумы 6 310 сум күләмендә билгеләнгән. Әгәр пенсия күләме яшәү минимумыннан кимрәк булса, пенсионерга социаль өстәмә түләүләр булачак.

 

Киләчәк пенсия ничек формалаша һәм билгеләнә

 

 

РПФның кайнар юлы: 8-800-510-5555 ТР буенча РПФ бүлегенең кайнар юлы (843)279-27-27 Интернет-сайтлар: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru Социаль челтәр: vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt Микроблог: twitter.com/PFR_TATARSTAN Пресс-хезмәте: (843)279-25-13, 279-25-14, 279-25-11 E-mail: pressa.pfr@gmail.com

 

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International