Укучыларның әлегә язгы каникуллары дәвам итә.
- Балаларны район газетасы ничек чыгарыласы һәм телетапшырулар ничек барлыкка килгәне белән таныштырырга теләк туды, - ди ятимнәр йортының тәрбиячесе Розалия Идиятуллина. – Алар өчен бу аралашу да, белемне арттыру да. Мондый экскурсияләрне төрле оешмаларга еш кына оештырабыз без.
Кунакларны мөхәрриятнең баш мөхәррире һәм Баулы телевидениясенең башлыгы Азат Зиннуров каршы алды.
Ул балаларга газетаның тарихы турында сөйләде, компьютер ярдәмендә газетаны биткә салу эшен күрсәтте, ничек телетапшырулар барлыкка килгәне, журналистлар һәм техник персоналы белән таныштырды.
Балалар камералар, компьютер һәм башка техникаларны кызыксынып карадылар.
Айгөл Идиятуллина, "Хезмәткә дан"