Семинарның практик өлеше язгы кыр эшләренә һәм мал-туарның кышлау барышына багышланган иде.
Авыл хуҗалыгы формалаштыру җитәкчеләренә фермада мал-туар тоту шартларын, машина-трактор паркын күрсәттеләр. Семинарда шулай ук Татарстан буенча Россельхозцентр филиалының җитәкче урынбасары Рәфис Хәбибуллин чыгыш ясады. Ул туфракны яхшырту буенча заманча биологик ысуллар һәм орлык сатып алганда уңайсыз хәлгә ничек эләкмәскә турында сөйләп китте.
Семинарның гомуми бүлеге П.Урыстамак авылының мәдәният йортында үтте һәм үткән ел нәтиҗәләренә, барасы ел мәсьәләләренә багышланды. Район башлыгы 2014 елда мал-туарның баш исәбе кимүенә игътибар ясады.
"Хезмәткә дан", Вәдимә Хәфизова
Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе