23 февраль - Ватан сакчысы көне

2015 елның 22 феврале, якшәмбе

Хөрмәтле баулылылар!

23 февраль - чын ир-егетләрнең уртак бәйрәме. Чөнки без армиядә яки флотта хезмәт иткәннәрне, әлеге вакытта хәрби бурычларын үтүучеләрне генә түгел, ә балаларына дөрес тәрбия биргән, ата-аналарын кайгыртып яшәгән, намус лы хезмәт куйган яисә тырышып укыган ир-егетләрне дә Ватан сакчылары дип атыйбыз. Алар һәр вакыт үз гаиләләрен якларга әзер, ә гаилә ул - җәмгыятебезнең бер өлеше.

Баулылылар көрәшләрдә  җиңүләргә ирешә алуларын гасырлар дәвамында күрсәтеп килделәр. Күп милләтле илебез белән бер булып, алар Бөек Җиңүне яуладылар. Барыбыз өчен бик кадерле бу көннең 70 еллыгын без быел билгеләп үтәчәкбез.

Хөрмәтле якташларым! Барыгызны да дәүләт бәйрәме - Ватан сакчысы көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезгә бәхет, сәламәтлек, имин торыш, аяз күк йөзе телим! Бөек Ватан сугышы, локаль кораллы конфликтлар ветераннары, чын ир-егетләр тәрбияләп үстергән аларның әниләре алдында хөрмәт белән башымны иям.

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципалы райо­ны башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International