Сатып алган машинаны теркәр өчен 10 көн бирелә

2015 елның 22 феврале, якшәмбе

Транспорт чарасының хуҗасы ЮХИДИ бүлегендә машинасын (тагылма да шул санда) сатып алган яисә чиктә тикшерүен рәсмилләштергән көннән соң 10 көн дәвамында теркергә мәҗбүр.

Бу таләпләрнең нигезе – 2012 елның 12 ноябрендә №1156 саны белән чыккан РФ хөкүмәт карары.  

Әгәр хокук кабат бозылган булса, административ штрафның суммасы 5000 сум тәшкил итәчәк. Шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан бер айдан өч айга кадәр мәхрүм булырга мөмкин. Гражданинның шәхси мәгълүматлары үзгәрсә дә, транспорт чарасының кәгазьләрендә ул үзгәрешләр кертелергә тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International