Бибиҗиһан апа почта бүлеге хезмәткәреннән бүләк алды. Ялга чыкканчы ул 12 ел Якты-Күл авылында хат ташучы булып эшләгән. Шунда ук аның гаиләсе дә яшәгән. Бибиҗиһан апа 1925 елның 14нче февралендә Мортаза авылында туган. Ире – Шайхидар Хуббатуллович (ун ел элек ул вафат булды) белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Илебезнең хөкүмәтеннән Бибиҗиһан апа Баулыда фатир алды. Яраткан әнисен, әбиен котларга дип бу көнне иң якын кешеләре килде. Барлык туганнар зур бәйрәм табыны алдына җыелдылар.
Вәдимә ХӘФИЗОВА, "Хезмәткә дан”