Аксаков урыннары буенча үтүче экспедиция Баулыдан узды

2015 елның 14 феврале, шимбә

Экспедиция маршруты безнең район аша очраксыз түгел, төгәлрәк – ул Татар Кандызы авылы аша үтте. Рус классик нәсеренә нигез салучы Сергей Аксаков күп тапкыр безнең якларда булып күргән табигать матурлыгын рус прозасында сурәтләгән. Баулылар кунакларны гадәттәгечә җылы каршыладылар. Киләсе кунаклар бераз адашканга, экспедицияне сәламләү өчен, алар берничә сәгать көткәннәр. Татар Кандызына барып җиткәч, Бөек Ватан сугышы фронтында һәлак булганнарга һәйкәлгә таҗ бәйләмнәре салынды. Кайнар чәйдән соң кунакларны Бөгелмә районы чигенәчә кар машиналарда озаттылар. 

Фәридә Зыярова "Хезмәткә дан".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International