«Бу бәйге укытучылар өчен. Җинү бәйрәме темасы барлык халыкны берләштерә. Һәрбер гаиләнең сугыш чоры хәтирәләре бар. Без гаиләләрнең сугыш елъязмарын барлыкка китерергә ниятлибез” – диде Азат Ганиев.
“Татармультфильм» «Халык мультфильмы» дигән яңа проект башлап җибәрде. Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы буенча халык мультфильмы башкару буенча эш бара” – әйтә “Татармультфильм” директоры.
Укытучыларга мәктәпләрдә “Гаиләбезнең сугыш хәтирәләре” темасына ачык дәресләр үткәрергә тәкъдим ителә. Дәресләрне видеотасмага төшереп народныймультфильм.рф һәм “Культурный дневник первоклассника» сайтларына җибәрергә кирәк. Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар сертификат алачак. Иң яхшы ачык дәрес кыйммәтле бүләк белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләр исемнәре мультфильм титрларында билгеләнәчәк. Моннан башка, барлык теләүчеләр сайтка кереп үз хәтирәләрен калдыра ала.
Чыганак: "Татар-информ"