Уенда катнашырга шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 13 команда теләк белдергән. Кызлар һәм егетләр гражданнарны яклау, Калашников автоматын сүтеп-җыюда, ату, Бөек Ватан сугышы буенча тестлар, медицинада ярыштылар.
Һәр этап буенча җиңүчеләр билгеләнде, ә команда зачетында хәрби эш буенча иң яхшысы дип 5нче мәктәп табылды – алар “Зарница” уенында күп тапкыр җиңү яулаучылар. Авыл укучылары арасында Покровский Урыстамак командасы җиңде.