Егетләргә военкоматның бүлекчә начальнигы Марат Гарифуллин барысын да яхшылап аңлатты. Бигрәк тә наркотик матдәләр куллануга карата җитди тикшерү уза.
Язгы чакырылышта яңалыклар да бар. Һәр призывникка персональ электрон карта рәсмиләштереләчәк. Анда демографик мәгълүматлар, медицина күрсәткечләре языла. Хәрби хезмәт үтүченең фотосы урнаштырыла. Егетләргә шулай ук мобиль телефоннар, банк карточкалары һәм призывник капчыклары биреләчәк.
Елена Дәүләтова фотосы һә тексты