Әби-бабаларыбыздан сакланып килгән бу бәйрәмнең төп йолаларының берсе - учакта, казан асып, ботка пешерү. Бу көнне дә, бәйрәмгә килгән кунакларны төрле ярмаларны бергә кушып пешерелгән тәмле ботка белән сыйладылар, самовардан чәй эчерделәр.
Бәйрәмнең кадерле кунаклары Кыш бабай белән Нәүрүзбикә иде, әлбәттә. Алар үзара көч сынаштылар,табышмакларга җавап бирделәр, берсеннән берсе матуррак итеп биеделәр. Ахырда Кыш бабай җиңелде һәм аның биләмәләренә Нәүрүзбикә хуҗа булды. Нәүрүзбикә уенда катнашучыларга үзенең бүләкләрен таратты, һәрбер кешене бәйрәм белән котлады. Бәйрәм уеннар, ярышлар, күмәк биюләр белән дәвам итте. Бәйрәм ахырында Сәйрин хәзрәт бөйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде, мондый чараларның халыкка кирәк икәнен, гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмаска кирәклеген искәртте.
Әхмәтҗанова Эльвира, Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә мөдире.