Баулыдагы ике оешмада яңа җитәкчеләр билгеләнде.
“Татэнергосбыт” җәмгыятенең клиентларга хезмәт курсәтү буенча Бөгелмә идарәсенең Баулы офисы начальнигы итеп Илдар Гыйниятуллин билгеләнде. Ул 3 марттан ук эшкә кереште. Офисның элекке начальнигы Юрий Белов пенсиягә китте. Илдар Гыйниятуллин яңа вазифага күчкәнче “Татгазэнерго” “Бавлинский” филиалында энергия күзәтчелеге буенча әйдәүче инженер булып эшләде.
“Баулы-Водоканал" җәмгыяте директоры итеп Марат Насыйбуллин билгеләнде.