“Хезмәткә дан” газетасына бүлекчә мөдире хәбәр итүенчә, бу кискен респиратор-вирус инфекциясе артуына бәйле түгел. Шимбә көнне салкын тию буенча 10 чакыру теркәлгән, якшәмбе – 12. Гигиена һәм эпидемиология үзәге хәбәр итүенчә, узган атнада инде ОРВИның артуы күзәтелгән. 3 февральдән 9 февральгә кадәр районда суык тидереп медицина ярдәме артыннан 37 кеше мөрәҗәгать иткән (22 бала), 10 февральдән 16 февральгә кадәр 95 (49 бала).
Ялларда чакыруларның күпчелеге йөрәк-кан системасы авырулары, гипертоник криз белән бәйле булган.
Лениза Гәрәева