Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә -"Гашыйклар көне" * День влюбленных"

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Китапханәдә бу темагага күргәзмә ясалды, китапханә бәйрәмчә бизәлде. Чарада 15-24 яшьтәге 18 кеше катнашты. Эльвира Хакимовна барысын да бәйрәм белән котлады, бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Конкурслар, уеннар барышында ике команда көч сынашты. Һәрбер команданың алган баллары конфет белән билгеләнеп барды. Нәтиҗәдә күбрәк конфет җыйган команда җиңүче булды. Кичә ахырында чарада катнашучылар, урамга чыгып,теләкләр теләнгән йөрәк формасындагы шарларны һавага очырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте, яшьләр дә актив катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International